Бу хакта чараның телеграм-каналында әйтелә.
"Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә оештырылган бәйрәмгә килгәнегез өчен зур рәхмәт", - диелә хәбәрдә.
Фестиваль “Ялкын” журналының 100 еллыгына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул “Ялкын” журналының татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. “Журнал заман сулышын тоярга һәм яшь буын мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш”, - дип белдерде республика җитәкчесе.
Фестиваль кунаклары өчен мәдәни-күңел ачу чаралары, шул исәптән аш-су остаханәләре, блогерлар белән очрашулар, этномаркет һәм башкалар оештырды. Бәйрәм вакытында төрле тематик мәйданчыклар эшләде.