“Күп балалы гаиләләр саны ике тапкырга арткан”: Татарстанда балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган?

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Күп балалы гаиләләр саны соңгы ун елда ике тапкыр арткан. Бүген республикада яшәүче һәр бишенче кеше - бала. Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә республика беренче чиратта игътибар бирә.

Быел балалы гаиләләргә төрле социаль ярдәм чараларына Татарстанда 35 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, шул исәптән 19 млрд сумнан артыгы республика бюджетыннан.

2024 елдан бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер керемнәргә "Герой-Ана" исеме, "Ата-ана даны" ордены  өчен түләүләр исәпкә алынмый.  Шулай ук керемнәр составында опекада яки попечительлектә булган 18 яшькә кадәрге балаларга ачылган банклардагы счетлар буенча процентлар исәпкә алынмый. Шушы көннәрдә генә тагын бер яңалык барлыкка килде. «1 июньнән балигъ булмаганнарның  каникуллар вакытында һәм укудан  буш  вакытта эшләгән акчалары да исәпкә алынмый», - дип өстәде Э. Зарипова.

1 июньнән бердәм пособие билгеләгәндә алимент исәпкә алу буенча үзгәрешләр үз көченә керде.

Моннан тыш, быелдан башлап эшләүче ата-аналарга  1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча ай саен түләнә торган пособие алу хокукы саклана.

Татарстанда федераль ярдәм чараларыннан тыш, аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә һәм туучылар санын стимуллаштыруга юнәлтелгән төбәк чаралары да бар. Мисал өчен, "авыл түләүләре".

Бу авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган түләү. Беренче бала туганда, 25 яшькә кадәрге хатын-кызга түләү күләме 50 мең сум тәшкил итә, ә өченче һәм аннан соңгы балалар туганда( хатын-кыз 29 яшькә кадәр  булса) 100 мең сум ала. Ярдәм чаралары керемнәрне исәпкә алмыйча бирелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International