Казан укучыларыннан ашханәләргә яңа ризыклар тәкъдим итүләрен сорадылар

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Казан укучыларыннан үзләренең  мәктәп ашханәләрендәге  менюда күрергә теләгән ризыкларны  тәкъдим итәргә сорадылар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина әйтте.

"Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләсе хәзер аеруча актуаль, чөнки ел саен симерү диагнозы булган балалар саны арта. Без сәламәт туклану культурасын формалаштырырга тиеш ", - дип шәрехләде ул.

Әлеге бурычларны департамент Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре, "Беренчеләр хәрәкәте" катнашучылары, ата-аналар бергәлеге белән хезмәттәшлектә хәл итә. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да кушылган,  алар ярдәмендә мәктәп укучылары мәктәп туклануы турында сөйләгәннәр һәм үз өстәлләренә бәйсез бәя биргән видеороликлар төшергәннәр.

Гаризалар яңа уку елы башланганчы кабул ителәчәк.  Катнашу өчен тиешле форманы тутырырга кирәк..

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International