Узган уку елында Казан ашханәләрендә 500 тоннага якын азык-төлек яраксыз дип табылган

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Узган уку елында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты лабораториясе белгечләре 170 меңгә якын анализ ясаганнар. Аларның нәтиҗәләре буенча 500 тоннага якын чимал һәм азык-төлек товарларын яраксыз дип тапканнар , дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә учреждение генераль директоры Римма Мөхәммәтшина.

2023 уку елында ата-аналар контроле журналында 19 мең язу барлыкка килгән, бу  узган ел белән чагыштырганда ике меңгә күбрәк. Шуларның 98,3%ы "уңай" бәяләмә.

Узган елда департамент 169 меңгә якын укучыны кайнар ризык белән тәэмин итте, шулардан, 1-4 сыйныфларда укучы  79,5 мең бала   бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән , дип искәртте ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International