Түбән сыйныф укучылары өчен “Зур үзгәреш” конкурсына теркәлү башланды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

1-4 нче сыйныф укучылары беренче тапкыр “Зур үзгәреш” Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Махсус трек Гаилә елында эшли башлады. Конкурс «Беренчеләр хәрәкәт»е һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан оештырыла. Ул "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы линейкасына керә. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Ата-аналар, әби-бабайлар белән бергә балаларга онлайн-марафонның тематик биремнәрен үтәргә, иҗади эшләр әзерләргә, экспертлар белән онлайн-әңгәмәдә катнашырга туры киләчәк.

Теркәлү онлайн-  15 сентябрьгә кадәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International