2024 елның 29 маеннан 31 маена кадәр Түбән Кама муниципаль районында “Президент спорт уеннары” Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы финалы узды.
Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Теләче, Мамадыш, Саба, Ютазы муниципаль районнарыннан 12 команда , барлыгы 144 кеше катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Робертович Андреев; Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Фәнил улы Булатов катнашты.
Ярышларның спорт программасы:
Ике төрдәге җиңел атлетика : йөгерү 60 м һәм 600/800 м; озынлыкка сикерү; туп ыргыту;
җиңел атлетика эстафетасы;
баскетбол 3х3;
волейбол;
өстәл теннисы;
футбол 5х5;
йөзү (сайлау буенча).
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Зәй муниципаль районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Түбән Кама муниципаль районының 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын - Әлки муниципаль районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе.