“Алтын туп” су полосы буенча бөтенроссия ярышларында Казанның Киров һәм Яңа Савин районнарының 182 нче лицее һәм 107 нче гимназиясе укучылары җиңүче булды.
Татарстан җыелма командасы составында яшь ватерполистлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Томск һәм Волгоград командаларын отты.
Иң яхшы капкачы 107 нче гимназия укучысы Данил Нигъмәтҗанов булды. Малайлар арасында ярышлар 19 майдан 27 майга кадәр Туапседа узды, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан җыелма командасы юниорлар арасында су полосы буенча Россия беренчелеген отты. Йомгаклау матчында 13:4 исәбе белән ватерполистлар Санкт-Петербург командасын җиңде. Өченче урынны Мәскәү өлкәсе вәкилләре алды.