Казанның туклану департаменты «Приведи друга » акциясе кысаларында 309 яңа кадрны үзенә җәлеп итте

2024 елның 4 июне, сишәмбе

«Приведи друга » акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан 309 өстәмә кадр җәлеп ителгән. Бу айдан акция кысаларында түләүләр  20 мең сумга кадәр арттырылды. Департамент генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләгәнчә, барлык хезмәткәрләр вахта, бушлай туклану һәм «салат-баром» белән тәэмин ителгән, бүтән шәһәрнекеләргә торак арендалау өчен  компенсация бирелә, ә яшь белгечләргә 50 мең сум күләмендә «подъемный » акча түләнә.

Уку елында мәктәп ашханәләрендә һәм туклану департаментында 238 студент  практика узды. "Профессионалитет" программасы буенча, быел беренче тапкыр  Халыкара сервис көллиятенең  95 студенты практика үтте.

Туклану департаменты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча масштаблы эш алып бара. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белән ата-аналар һәм мәктәп укучылары өчен уртак мастер-класс узды, шулай ук студентлар арасында ел саен уздырыла торган кулинарлар  конкурсы оештырылды. "Беренчеләр хәрәкәте" катнашучылары ярдәмендә  видеороликлар социаль челтәрләргә урнаштырылды, анда Казанда мәктәп туклануы турында сөйләнә, шулай ук ашханәләргә бәйсез бәя бирелгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International