Татарстан Рәисе капиталь ремонт ясалган «Яшь гвардия» балалар лагеренда булды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

Ел саен җәйге чорда лагерьда 4 сменада кимендә 950 бала ял иткән.  Быел, ремонттан соң лагерьның проект куәте 5 сменага һәм 1400 балага (сменага 280 кеше) арткан.

Рөстәм Миңнеханов клубның яңа бинасын, йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханәне, беседкаларны, шулай ук футбол кырын карады.

Лагерьның беренче сменасын ачу уңаеннан тантаналы линейкада Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көне белән котлады. "Артекка берни белән дә бирешми торган искиткеч лагерь". Ял итүне оештырудан тыш, монда тренировкаларга аерым игътибар бирелә. Сез барыгыз да спортчылар. Көчле, тырыш һәм үҗәт булыгыз.», - диде  Татарстан Рәисе.

Илсур Метшин республика җитәкчелегенә балалар лагерьларын яңартуга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International