Татарстанның югары уку йортлары студентлары Россиянең 80 төбәгеннән булган 3600 катнашучы арасында Россия студентлар язы фестиваленең иң яхшылар өчлегенә керде. Татарстан Республикасы гомуми зачетта 2 нче һәм «Региональ программа» юнәлешендә 3 нче урынны алды.
Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының 10 югары уку йортыннан - 16 иҗат коллективыннан тора, алар 38 номерны тәкъдим иттеләр.
«Россия студентлар язы» бөтенроссия фестивале йомгаклары буенча Татарстан Республикасы 17 призлы урын һәм ике проектка 1,5 млн сумнан артык грант алды.