Казаннан Ранис Закиров Россиянең иң яхшы физкультура укытучылары исемлегенә керде

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Россия футбол союзы педагоглар өчен "Магнит футбола" һөнәри конкурсына йомгак ясады. Татарстан Республикасын конкурста  10 гомуми белем бирү оешмасы педагогы тәкъдим итте.

Безнең төбәктән 149 нчы лицейның татар телендә белем бирүче физкультура укытучысы Ранис  Закиров җиңүче булды, ул Россия Федерациясе субъектларының 50 иң яхшы педагогы исемлегенә керде. Ул акчалата приз һәм 1 июньдә Мәскәүгә танылган футболчылар һәм тренерлар катнашында бүләкләү тантанасына чакыру алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International