Дәресләрдә укучылар төрле финанс продуктлары һәм хезмәт күрсәтүләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, алдакчыларга каршы торырга өйрәнделәр һәм грамоталы финанс тәртибе нигезләрен өйрәнделәр.
"Финанс белеменә уку беркайчан да соң түгел, әмма моны мәктәп елларыннан эшләү яхшырак. Финанс белемнәре, булачак һөнәргә бәйсез рәвештә, һәркемгә кирәк булачак. Дәресләр интерактив форматта уза һәм укучыларга туры эфирда финанс базары белгечләренә сораулар бирергә һәм квалификацияле җаваплар алырга мөмкинлек бирә. Киләсе сессия сентябрьдә башланачак, - дип билгеләп үтте Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлегенең идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Россия Банкы финанс белеме буенча онлайн-дәресләрне 2015 елдан бирле үткәрә.