«Горе от ума» һәм «Идиот»: Казанда тоталь диктант отличникларына китаплар бүләк иттеләр

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Казанда, Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә, "Пушкин Фест" рус мәдәнияте фестиваленең өченче көнендә "Тоталь диктант" халыкара агарту акциясе отличникларын, шулай ук чарага, районнарга һәм диктантны яздыруның иң нәтиҗәле мәйданчыклары вәкилләрен , дикторларны бүләкләделәр.

Быел республикада иң зур (күпсанлы) «Тоталь диктант» язу мәйданчыгы итеп Яшел Үзән районының 1нче лицее табылды. Казанда иң зур мәйданчык - Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Чагыштырма күрсәткеч буенча иң зур мәйданчык, ягъни уку йорты укучылары саны буенча, Казан танк училищесы булды. «Тоталь диктант-2024» йомгаклары буенча иң нәтиҗәле административ-территориаль берәмлек булып Теләче районы танылды. Ә акциядә катнашучыларның саны артуы өчен Ютазы районы бүләкләнде.

Быел медиа персоннары арасында «Тоталь диктант» дикторлары җирле ТВда һава торышын әйтүче Анастасия, яңалыкларны алып баручы Ольга Лаврова һәм Гүзәл Зәйниева, Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Шакирҗанова, ТР Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов, хөкүмәт чараларын алып баручы Идель Кыямов булдылар.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International