Казан медицина университеты Предмет милли рейтингы лидеры булды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Казан дәүләт медицина университетының белем бирү программалары "клиник медицина", "фармация" һәм "фундаменталь медицина" фән өлкәләре буенча Предметлы милли агрегирланган рейтингның премьер-лигасына эләкте. Казан дәүләт медицина университеты «Клиник медицина» юнәлешендә беренче урынны алды, «Фармация» юнәлешендә ул, И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медуниверситетына гына юл биреп икенче , «Фундаменталь медицина» юнәлешендә өченче урынны алды.

Рейтинг һөнәри белем бирү өлкәсендә экспертлар гильдиясе тарафыннан мәгариф өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итүнең Милли фонды белән берлектә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International