Татарстанда балалар өчен экстремаль шартларда исән калу буенча ярышлар башланды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Биектау районының “Байтик” балалар савыктыру комплексында “Иминлек мәктәбе” 21 нче республика ярышлары башланды. Бөтен республикадан иң көчле җиде команда экстремаль ситуацияләрдә исән калу буенча элегрәк ОБЖ дәресләрендә өйрәнелгән үз осталыкларын күрсәтәчәк.

«Мәктәп спецназы» каршылыклар полосасында, маршрутта, табигать мохитендә эзләү-коткару эшләрендә, кросста, комплекслы-көч күнегүләрендә, шулай ук тулаем конкурсларда иң көчлесен ачыклаячак. Йомгаклау этабында катнаш янгын сүндерү эстафетасы узачак.

Республиканың иң яхшы командалары кыр шартларында урнаштыру өчен кирәкле төркем һәм шәхси кирәк-яраклар җыелмасы белән килгәннәр. Бердәм кием, флаг, эмблема һәм башка билгеләре булу мәҗбүри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International