Kazan Digital Week та ясалма интеллект өстенлекле тема булачак

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Ясалма интеллект быел Kazan Digital Week халыкара форумында үзәк тема булачак. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов математик методлар, киберфизик системалар һәм дифференциаль тигезләмәләр буенча халыкара мультиконференциядә хәбәр итте.

Ул Татарстанда фундаменталь фән мәсьәләләре буенча фикер алышачак мәйданчык барлыкка килергә тиеш, дип өстәде. "Аңлашыла ки, ул андый масштаблы булмаячак, әмма без алдыбызга шундый бурыч куйсак, моны оештыра алабыз", - дип белдерде ТР Фәннәр академиясе президенты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International