Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда рус телен һәм мәдәниятен саклауга һәм яклауга аерым игътибар бирелә

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Александр Сергеевич Пушкин - уникаль шагыйрь, хезмәт һәм үзлегеңнән белем алу үрнәге, диде.

Ул билгеләп үткәнчә, безнең республикада рус телен һәм мәдәниятен саклауга һәм яклауга аерым игътибар бирелә. Традиция буенча «Каравон», «Спас ярминкәсе», «Алексеевск перезвонлары», «Кузьминки» бәйрәмнәре үткәрелә.

Ул Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе үткәрә торган мөһим һәм кирәкле эшне аерым билгеләп үтте: «Бүген без активистлар белән традицион очрашуда гамәлгә ашырылган проектларның нәтиҗәләре турында фикер алыштык, киләчәккә планнар , яңа бурычлар билгеләдек».

Аннары ТР Рәисе республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International