Казан Совет районының 121 нче лицее укучылары «Уйнап немец телен өйрәнәбез» бөтенроссия тел чемпионатында җиңүчеләр булдылар. Ярышлар Мәскәүдә узды.
Ярышларда катнашу өчен ике кешедән торган командалар чакырылды. Аларның берсе немец телен белүнең билгеле бер дәрәҗәсе булырга тиеш, ә икенчесе - аны белмәскә тиеш. Сигезенче сыйныф укучылары Полина Силантьева һәм Камилә Алиева турнирның абсолют җиңүчесе булды. Укучыларны Мария Савельева укыта.
Бөтенроссия тел чемпионатын Гете исемендәге немец мәдәни үзәге һәм Германия-Россия форумы оештырган, дип ачыклык керттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.