Татарстанда химия, география һәм әдәбият буенча имтиханны йөз баллга бирүчеләр саны арткан

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 49 укучы химия буенча БДИны йөз баллга тапшырган, узган ел алар 26 булган. Өч унберенче сыйныф укучысы география буенча БДИны йөз баллга язганнар, 2023 елда ике укучы булган. Һәм 107 укучы әдәбият буенча йөз балл җыйган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Химия буенча уртача БДИ баллы 66,94. 147 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь бусаганы үтә алмаган.

23 майда әдәбият буенча БДИны 737 кеше тапшырды. Бер укучы имтиханны җитди сәбәп белән тапшыра алмаган. Бу имтиханда уртача балл 77,32 иде. БДИның өч катнашучысы минималь бусаганы (32 балл) узмады.

23 майда география буенча БДИ 170 укучы язган. Бу фән буенча уртача балл 62,74 тәшкил итә. Шул ук вакытта өч укучы нәтиҗәне минималь бусагадан үтә алмаган.

Химия буенча БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары моны 4 июльдә, география һәм әдәбият буенча 5 июльдә эшли алачак. Беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International