“Футбол в школе” федераль проектына республиканың тагын 18 мәктәбе дә кушылачак

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

«Футбол в школе» проекты 2024-2025 уку елында республиканың 28 районында , шулай ук Казан һәм Чаллының 122 мәгариф оешмасында дәвам итәчәк. Һәр мәктәп Россия футбол союзыннан методик ярдәм һәм инвентарьлар җыелмасын һәм  проект өчен  махсус эшләнгән туплар алачак.

Узган еллар тәҗрибәсе төбәкләрдә һәм безнең республикада әлеге инициатива белән кызыксынуның  югары булуын күрсәтте.

«Футбол в школе» проектының төп бурычы - һәр бала физкультура дәресләрендә футбол белән танышырга һәм аны яратырга мөмкинлек алсын өчен барлык шартларны тудыру. Укучыларның тренировкаларны дәвам итәргә теләүләре дә бик мөһим.

"Футбол в школе " - РФС проекты, ул балаларны футбол уенына тартырга ярдәм итә.

Проект турында тулырак мәгълүмат РФС сайтында бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International