Яр Чаллыда 71 укучы БДИны йөз баллга тапшырган

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Бу хакта шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Иң күп балл җыйган укучылар 26, 76, 57, 77 нче гимназияләрдә, 36, 78, 79 нче лицейларда һәм 39, 56, 58 нче мәктәпләрдә укыганнар. Аларны 45 педагог әзерләгән.

Хуҗин сүзләренә караганда, Яр Чаллыда барлык фәннәр буенча уртача балл, информатикадан һәм тарихтан тыш, республика күрсәткечләреннән югарырак.

Ул БДИның беренчел нәтиҗәләре буенча аттестатны I һәм II дәрәҗә “Укуда махсус уңышлар өчен” медале белән 351 укучы алды, дип өстәде. Узган ел шәһәрдә 229 медалист булган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International