Татарстан Республикасы мәктәпләргә онлайн гаризалар бирүнең беренче дулкыны йомгаклары буенча алдынгылар рәтендә. Ике ай эчендә бөтен ил буенча булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары 825 мең гариза юллаган. Бу хакта телеграм-каналда ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
Кампания башланганчы ук 70% тан артык гариза формалаштырылган, дип хәбәр ителә. Черновикларны бу төбәкләрдә ешрак кулланганнар: Санкт-Петербург - 44,5 мең, Свердловск өлкәсе - 28,8 мең, Татарстан - 28,4 мең, Дагыстан - 25,4 мең, Башкортостаннан - 24,4 мең.
Гаризалар бирүнең икенче дулкыны 6 июльдә башлана һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны теләсә кайсы мәктәпкә бирергә мөмкин, прописка урынына һәм ташламалар булуга карамастан. Урын калса, баланы алалар.