5 меңнән артык Татарстан укучысы «Сириус» моделе буенча республика үзәгендә шөгыльләнә

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

2020 елда 2.0 Казан ачык талантлар университеты базасында  «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча сәләтле һәм талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге оештырылды.  «Сириус» республика үзәгенең терәк мәйданчыгы республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы булды.

Хәзерге вакытта профильле программаларда 1428 укучы белем ала, «Фән» - 993, «Сәнгать» - 260, «Спорт» - 175 юнәлешләре буенча.  29 түгәрәк эшли, аларда 645 укучы шөгыльләнә.

796 укучы катнашындагы дистанцион технологияләр кулланып 11 программа гамәлгә ашырылды, 2248 укучы катнашында 18 чара уздырылды. Республика үзәгенең 2024 елның гыйнвар-июнь айларында эшчәнлеге  5117 укучыны тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International