Мөхәммәтшин: Татарстанда фәнгә чыгымнар күләме 25%ка арткан

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстанда хәзерге вакытта 129 фәнни оешма исәпләнә. Тикшеренү һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы персоналның саны 14 меңнән артык кешене тәшкил итә. Бу хакта “Татарстан – Яң а гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышы кысаларында аның рәисе, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

Республиканың фәнни секторында Татарстан Фәннәр академиясе аерым урын алып тора. Бүген аның алдында күп бурычлар тора, шул исәптән икътисадның реаль секторы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру. «Фәнни тикшеренүләргә чыгымнарның еллык күләме бер ел эчендә 25 %ка диярлек - 28 миллиард сумга кадәр арттырылды, шулардан дәүләт акчалары өлеше яртысын тәшкил итә», - дип йомгаклады «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәте рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International