Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр БДИны яңадан тапшыралар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июль – имтихан нәтиҗәләрен яхшыртырга ниятләүче укучылар өчен өстәмә БДИ тапшыру көне.

Мәктәпләр базасында 13 ППЭ һәм медицина оешмасы базасында 1 ППЭ эшләячәк.

4 июльдә имтиханнарга 1489 чыгарылыш укучысы тапшыра.

Рус теле буенча БДИны 250 кеше яңадан тапшырырга планлаштыра, физика буенча - 23, химия буенча - 173, инглиз теле буенча - 12, җәмгыять белеме буенча - 520, информатика буенча – 511укучы .

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш укучылары 15 июньдә үз мәктәпләрендә, шулай ук Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә белә алачак https://checkege.rustest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International