Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
- Иң югары конкурс-башкала университетларында. Традицион рәвештә бу МФТИ, Югары икътисад мәктәбе, МГИМО, МИФИ, Бауманка һәм Ломоносов исемендәге МДУ һәм Санкт - Петербург дәүләт университеты, дип төгәлләде ул Россия-1 телеканалында биргән интервьюда.
Министр сүзләренчә, шулай ук Новосибирск дәүләт университетында зур конкурс, Екатеринбургта абитуриентлар арасында Урал дәүләт юридик университеты популяр.
Валерий Фальков билгеләп үткәнчә: кабул итүнең тулы картинасын август аенда күрергә мөмкин булачак.