Казан мэриясе: М14 микрорайонындагы мәктәп яңа уку елына әзер булачак

2024 елның 5 июле, җомга

«Мәгариф» илкүләм  проекты кысаларында М14 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән «Гаилә» 133 нче лицее яңа уку елында эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомуми мәйданы 20,7 мең квадрат булган өч катлы бинада 52 уку кабинеты, 306 кешелек актлар залы, зур һәм кечкенә спорт заллары урнашачак. Ашханә  612 урынга исәпләнгән.

Лицей базасында югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, креатив индустрияләр мәктәбен ачу планлаштырыла, анда видеороликлар ясарга һәм яңа технологияләр тикшерергә, дроннар җыю һәм идарә итү мәктәбен өйрәтәчәкләр.

Моннан тыш, биредә нәфис гимнастика, футбол, хореография, журналистика һәм робототехника секцияләре, музыка мәктәбе эшли. аутистик спектры бозылган балалар өчен җайлаштырылган программаны кертәчәкләр һәм өстәмә курслар ачачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International