Ташкент белгечләрне һөнәри укытуны оештыру буенча Казан тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыра

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан делегациясе белән очрашуда Ташкент шәһәре буенча югары белем, фән һәм инновацияләр идарәсе башлыгы Бунед Раджабов Казанның транспорт һәм төзелеш өлкәсендәге белгечләргә һөнәри белем бирүне оештыру тәҗрибәсен өйрәнү теләге турында әйтте.

Моннан тыш, Раджабов Үзбәкстан җитәкчелегенең Double Degree стандарты буенча студентлар һәм педагоглар алмашу мөмкинлеге булган һөнәри белем бирү моделен булдыру һәм ике диплом алу инициативасы турында сөйләде.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков төбәкнең тармак предприятиеләрендә хезмәт шартлары, шулай ук эшкә кабул итү шартлары турында сөйләде.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International