2025 елда Чаллыда яңа мәктәп төзеләчәк

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Чаллыда киләсе елда яңа мәктәп төзеләчәк. Уку йортын Мәләкәс районында төзергә планлаштыралар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр иткәнчә, быел “Яшьлек” торак районының 65 нче микрорайонында 1224 урынлык мәктәп ачылачак. Хәзерге вакытта «Евростиль» ҖЧҖ компаниясе төзелеш-монтаж эшләре алып бара, гомумтөзелеш эшләре башкарыла, металл конструкцияләр монтажы, фасад һәм түбә корылышы, тышкы һәм эчке тәрәзәләр монтажы, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре төзелеше, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре, эчке эшләр башкарыла.

Мәктәп 306 урынлы актлар залы, зур спорт залы, 612 урынга ашханә зонасы, шулай ук баскетбол мәйданчыгы белән җиһазландырылачак. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме - 63%.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International