17 июльдә республика көллиятләре һәм техникумнары «Профессионалитет» федераль проекты буенча авыл хуҗалыгы һәм педагогика тармаклары эш бирүчеләре белән уртак эшчәнлек турында килешү имзаладылар. 2025 елда Сарман аграр көллияте «Авыл хуҗалыгы» тармагы өчен мәгариф-җитештерү кластеры үзәге булачак. Көллият 100 миллион сум күләмендә РФ Мәгариф министрлыгы грантын алачак.
2025 елгы грантның тагын бер җиңүчесе Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм ул урта һөнәри белем бирү үзәге төзү өчен 70 миллион сум күләмендә субсидия алачак.