Горький паркында казанлыларга Татарстан халыкларының балалар уеннары һәм традицияләре турында сөйлиячәкләр

2024 елның 26 июле, җомга

7 августта Горький исемендәге паркта «Древо жизни» мәгърифәтчелек проектының икенче чарасы узачак. Бәйрәмне Татарстан халыкларының балалар уеннарына һәм гореф-гадәтләренә багышлаячаклар.

Республика районнарының җиде милли ишегалдында район фольклор коллективлары балаларның тууы, коендыру һәм башка йолалар, шулай ук исем кушу серләре турында сөйләячәкләр. Бәйрәм кунакларын күп кенә мастер-класслар көтә. Теләгән һәркем мастер-класста әзерләнгән эремчек шарчыклары һәм самовар кайнаган үлән чәе белән сыйлана алачак.

Паркта халык уеннарында уйнау мөмкинлеге булачак. Идел буе халыклары әкиятләре турында «Әкият аланы»нда сөйләячәкләр, ә кечкенәләр өчен «Балачак аланы»н оештыралар.

Сәхнәдә Казанның, Балтач, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарының балалар һәм фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Көн дәвамында паркта «ХХ гасырда Идел буе халыкларының балачак дөньясы» фотокүргәзмәсе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International