Тиздән мәктәпкә

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Быел беренче уку көне 2 сентябрьгә туры килә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең түбәндәге сроклары тәкъдим ителде:

Көзге каникул : 28 октябрь - 6 ноябрь. Тик быел Казан мәктәпләрендә көзге каникуллар даталарында бераз үзгәреш бар, 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр булачак.

Кышкы: 30 декабрь - 8 гыйнвар.

Язгы: 22 март - 31 март.

Җәйге каникуллар 27 майдан башлана.

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" гы закон буенча календарь укыту графигын эшләү һәм раслау, мәктәп компетенциясенә керә, шуңа күрә һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә каникулларны башлау һәм тәмамлау вакытын билгели. Иң мөһиме, гамәлдәге санитар таләпләр нигезендә каникулларның озынлыгы кимендә 7 календарь көн тәшкил итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International