Илсур Һадиуллин информатика буенча халыкара олимпиадада җиңүче Гыймран Абдуллин белән очрашты

2024 елның 13 сентябре, җомга

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүче Гыймран Абдуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Гыймранның әти-әнисе Ләйсән Нәгыймовна һәм Марат Таһирович һәм аның информатика укытучысы Илшат Ирек улы Сафиуллин катнашты. Исегезгә төшерәбез, информатика буенча Халыкара олимпиада 2024 елның 1-8 сентябрендә Мисыр Гарәп Республикасында узды.

“Мәгълүмат белән кызыксынган укучылар киләчәктә илебезнең төрле өлкәләрендә алдынгы мәгълүмати технологияләр үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам. Без синең белән горурланабыз, сине һичшиксез алда тагын җитди җиңүләр көтә”, - диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Гыймран икенче ел рәттән алтын медальгә ия булды!

Бу казаныш - аның алыштыргысыз тренеры һәм укытучысы Илшат Сафиулинның да казанышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International