«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсын уздыру буенча матбугат конференциясе узачак

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 сентябрьдә, 12 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә (Декабристлар ур., 2) Татарстан Республикасында «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсының финал этабын уздыру турында матбугат конференциясе узачак. Матбугат конференциясендә Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирү сәясәте департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева, туган телләр институты җитәкчесе Эсет Бокова һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашачак. Бөтенроссия конкурсын ябу тантанасы 2024 елның 21 сентябрендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

Тантананы һәм конкурс сынауларын онлайн-трансляцияләү конкурсның VK (https://vk.com/teacher_natlang) рәсми бергәлегендә 2024 елның 16-21 сентябрендә узачак.

Татарстан Республикасын 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International