Казанда «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсы финалы башланды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсын ачу тантанасы булды.

Конкурс 2024 елның 16 сентябреннән 21 сентябренә кадәр Казанда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы һәм Казанның 99 нчы балалар бакчасы базасында узачак. Татарстан Республикасын 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итәчәк. Бөтенроссия конкурсының финал этабын уздыру урыны очраклы сайланмаган: оештыру комитеты үз вакытында җиңүченең туган ягында конкурс финалын үткәрү турында карар кабул иткән. 2023 елда конкурста беренче урынны Казанның 41 нче мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина яулаган иде. Ә Алинә Шагараева, Казанның 13 нче гимназиясе укытучысы Россиянең туган теле укытучылары бишлегенә керде.

Йомгаклау этабы өч турда уза: берсе читтән торып һәм икесе көндезге. Читтән торып турда катнашучылар үзләре турында, үзләренең педагогик казанышлары һәм һөнәри күнекмәләре турында сөйләгән видеовизиткаларны тәкъдим итә.

Бөтенроссия һөнәри конкурсын ябу тантанасы 2024 елның 21 сентябрендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак. Тантананы һәм конкурс сынауларын онлайн-трансляцияләү конкурсның VK (https://vk.com/teacher_natlang) рәсми бергәлегендә 2024 елның 16-21 сентябрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International