Июньнән октябрьгә кадәр Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында “Яшел сигналга сәяхәт” дигән шигырьләр һәм хикәяләр конкурсы уза. Гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлады.
Юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен үтәү тематикасын чагылдыручы һәм аларны үтәүне пропагандалаучы эшләр ике номинациядә кабул ителә: «Яшь җәяүленең дуслары» - әкият яки фэнтэзи һәм «Могҗизалы юллар» поэзия жанрларында .
Һәр номинациядә жюри өч призер билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү октябрь ахырында булачак. Конкурска гаризаны 30 сентябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Конкурс турында тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтында яисә 8 (843) 5-333-776 телефоны буенча алырга мөмкин.