2024 елның 14 сентябрендә Минзәләдә беренче республика сыр фестивале узды. Чара Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы администрациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелде. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гарифуллин катнашты.
Бәйрәм алдыннан “Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернаты”нда тәрбияләнүчеләр «Детская сыроварня» укыту лабораториясендә Россия Рекордлар китабы эксперты Юлия Пронина күзәтүе астында иң зур адыгей сыры ясадылар. Сырның авырлыгы 46 килограмм 480 грамм тәшкил иткән, диаметры - 60 сантиметр, биеклеге - 20 сантиметр. Аны әзерләү өчен 280 литр сөт кирәк булган.
Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар бу сырны авыз итеп карадылар. Бәйрәмдә кызыклы мастер-класслар оештырылды: «Миңлебай» (Түбән Кама муниципаль районы) шәхси сыр ясаучы “ Сырдан толым үрергә” , ИП Хәйретдинов (Саба муниципаль районы) тал чыбыгыннан читән үрергә, агач савыт-сабаларны бизәргә өйрәттеләр.
Бик күп кунакларны һәм сыр яратучыларны җыйган фестиваль кулинар талантлар күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, төбәкнең мәдәни тормышында да якты вакыйга булды.