28 сентябрьдә «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узачак

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкә-күргәзмәсен һәм “Осталар шәһәре” техник иҗат эшләнмәләрен уздыру планлаштырыла.

Ярминкә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә үткәрелә. Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз экспозиция мәйданчыгын кцллиятлщр р һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар - мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм башкалар белән берлектә күрсәтәчәк.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзанлы бәядән түбәндәге ассортимент тщкдим ителәчәк: камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан ясалган эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш, бал, сөт продукцияләре, тегү эшләнмәләре, йомырка һәм башкалар. Гражданнарга продукция сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International