Казанда Россиянең 79 төбәгеннән килгән иң яхшы туган тел укытучысын сайлаячаклар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Казанда 16-21 сентябрьдә “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узачак. Быел анда Россиянең 79 төбәгеннән килгән укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Педагоглар Россия халыкларының 36 телен- сан буенча иң күбе дә, аз санлы халыклар телләрне дә тәшкил итә, - дип билгеләде Тимофеева.

Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты җитәкчесе Эсет Бокова әлеге конкурста катнашучы педагогларның инде җиңүчеләр булуын әйтте. «Бу киләчәк милләтне формалаштыруда турыдан-туры катнашучы кешеләр. Һәм шуның белән әлеге конкурсның әһәмияте зур", - дип белдерде ул.

ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Людмила Ногманова әйтүенчә, Татарстанда укучыларга туган телдә белем алу мөмкинлеге бирелгән. Моннан тыш, республикада якшәмбе мәктәпләре дә эшли.

Һөнәри конкурсны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү 21 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International