Россиянең мәгариф министрлыгы интернетта баланың иминлеге һәм куркыныч сатып алулардан яклау буенча тәкъдимнәр әзерләде

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы интернет киңлектә балаларның һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм аларны шикле сатып алулардан кисәтергә ярдәм итәчәк гамәли тәкъдимнәр эшләде. Экспертлар билгеләп үткәнчә, онлайн-кибетләр ассортиментында балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч булган предметлар бар. Шикле сатып алулардан качу өчен ата-аналарга балаларының интернеттан нәрсә эзләүләренә игътибар итәргә һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә, теге яки бу товарларга кызыксыну барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алышырга һәм куркынычсыз альтернативалар тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр балалар стресслы хәлдә булса, комплекслы ярдәм кирәк, шул исәптән белгеч-психологлар ярдәмендә. Экспертлар шулай ук балаларда сатып алуларга аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, куркыныч мизгелләрне аңлатырга һәм реклама тәкъдимнәренә бәйле рәвештә тәнкыйть фикерләвен үстерергә, шулай ук техник яклау белән тәэмин итәргә киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International