Татарстан укучыларын Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан оештырылган акциягә кушылырга чакыралар

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында быел билгеләп үтелә торган рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган бөтенроссия “Рус гение даны” акциясе узачак. Татарстан укучыларын иҗади ярышларга кушылырга чакыралар. Бөтен Россиядән килгән укучылар әдәби, артистик һәм сәнгати сәләтләрен күрсәтә алалар.

Теләүчеләргә бер яки берничә номинациядә эш әзерләргә һәм «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта катнашуг өчен гариза калдырырга кирәк. Акция нәтиҗәләре буенча танылган әдәби һәм театр эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе «Культурадляшкольников.РФ» сайтында басылачак 50 иң кызыклы эшне сайлаячак.

"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты РФ Мәдәният министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге (Роскультпроект) һәм Россия мәдәният фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International