«КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар отряды җәй буена 9 мең машина җыйган

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар җитештерү отряды эшен төгәлләде. Ике ай дәвамында проектны Россиянең 11 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 300 катнашучы башкарган.

«КАМАЗ» оешмасы студентлар отрядлары белән быел февраль аенда килешү имзалаган иде. Алты ай эчендә предприятиедә студентлар отрядларының Зона штабы оешты, илдә беренче хезмәт проектын гамәлгә ашырдылар һәм гомуми алганда 1010 ләп кешене эшкә урнаштырдылар.

Студентлар отрядлары бу җәйдә автомобиль, металл кою заводларында һәм двигательләр заводында эшләделәр. Гомумән алганда, алар 9 мең йөк автомобиле, 13 мең кабина һәм 3 мең двигатель җыйганнар. Тәҗрибәдән тыш, студентлар яхшы гына акча да алдганнар - бары тик июльдә генә хезмәт хакы эш үзенчәлегенә карап, 60 тан 106 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Проект нәтиҗәләре буенча Пермь краеннан "Камелот" отряды иң яхшы дип табылган, күрсәткечләр җыелмасы буенча икенче урынны КНИТУ-КХТИдан "Ярило" отряды, ДХРдан "Фикс" отряды өченче урынны алган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International