Татарстан укытучылары Ләйлә Гарифҗанова һәм Эльвира Солтанова «Туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» бөтенроссия конкурсында иң яхшылар исемлегенә керде

2024 елның 20 сентябре, җомга

Казанда «Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының беренче туры тәмамланды. 19 сентябрьдә Казанның «Адымнар» гимназиясендә беренче сынау туры нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган лауреатларның исемнәрен игълан иттеләр.

Соңгы өч көн эчендә педагоглар жюри әгъзаларына үзләренең методик техникаларын күрсәттеләр һәм ачык дәресләр уздырдылар.19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова конкурс лауреаты булды.

19 сентябрьдә туган телдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы тәрбиячеләр арасында конкурс номинациясе лауреатлары билгеле булды. Казан шәһәренең 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова да Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасында.

Бүген лауреатларның икенче турны сынаулары башланды. Алар укучылар белән класс сәгатьләре үткәрәчәк һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында, 21 сентябрьдә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында узачак.

Барлык конкурс сынауларын һәм тантананы трансляцияләүне конкурс сайтында туры эфирда һәм VK рәсми бергәлегендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International