Казанда яшүсмерләрнең әти-әниләрен психолог белән ачык очрашуга чакыралар

2024 елның 20 сентябре, җомга

21 сентябрьдә, Республика клиник наркология диспансерында яшүсмерләрнең әти-әниләре өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Бу юлы фикер алышу "пубертат яшендәге кыенлыклар" темасына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га хастаханә матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

РКНД психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева үз-үзеңне бәяләү, эзәрлекләү (буллинг), үз-үзен зыян китерә торган тәртипләр һәм башкалар турында сөйләячәк.

Фикер алышуда катнашырга теләүчеләрне 21 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәләр: Казан, Сеченов урамы, 6 йорт, Д корпусы, 3 кат - мансарда. Катнашу бушлай. Алдан бары тик сылтамада теркәлергә кирәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International