Финанс белеме буенча онлайн-дәресләрнең яңа сезоны старт ала

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген, 20 сентябрьдә, финанс белеме буенча онлайн-дәресләрнең яңа сезоны башлана. Быел дәресләр Мәскәү вакыты белән 1.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр туры эфирда узачак. Димәк, илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр үзләренә уңайлы көн һәм вакыт сайлый алачак.

Хәзер сертификатны дәресне өйрәнгәннән соң икенче көнне үк алырга мөмкин булачак. Моның өчен анда актив катнашырга һәм тоташтыру вакытында берничә сорауга җавап бирергә кирәк.

Көзге сессиягә өч яңа тема һәм интерактив биремнәр буенча дәресләр кертелгән. Аерым алганда, 5-7нче сыйныф укучыларына хәзер товарлар һәм хезмәтләр өчен нинди ысуллар белән түләргә һәм мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә икәнен сөйләячәкләр.

Расписание финанс белеме һәм профориентация буенча 28 дәресне үз эченә ала. Укучылар акча белән дөрес эш итәргә, финанс продуктларын сайларга өйрәнәчәкләр, салымнарның һәм булачак пенсиянең нәрсәгә бәйле булуын беләчәкләр. Көзге сессия 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Төгәл расписание, экспертлар турындагы мәгълүмат һәм башка материаллар проект сайтында урнаштырылган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International