19 нчы гимназиянең туган татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова “Иң яхшы туган тел укытучысы - 2024” бөтенроссия конкурсында икенче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.
Ул укытучы булып тугызынчы ел эшли һәм 1- 11 сыйныфка кадәр укучыларга татар теле укыта. Гарифҗановага бүләкне Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт департаменты башлыгы, конкурс жюри рәисе Татьяна Вагина һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды. И. Гыйльметдинов конкурсны ябу тантанасына конкурсантларның милли костюмнарда килүенә игътибарны юнәлтте. "Шулай шәп, сез барыгыз да милли киемнәрдән. Моны гамәлгә кертергә кирәк. Һәм мөмкин булганча эшкә дә шулай йөрергә. Бу бит мөһим", - дип билгеләде депутат.
Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган.