Россия Мәгариф министрлыгы һәм Социаль реклама операторы ("Интернетны үстерү институты" коммерцияле булмаган автоном оешмасы) "Укытучыларга һәм остазларга рәхмәт!" кампаниясен башлап җибәрә. Кампания 2024 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр узачак.
Мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның әти-әниләре социаль челтәрләрдә #Спасибопедагог, #Спасибонаставник, #Мәгариф министрлыгы хештегы белән үз укытучыларына һәм остазларына рәхмәт белдерә ала.
Проект сайтында конструктор ярдәмендә дизайн сайлап, уникаль открытка төзергә, котлау язарга һәм электрон почта аша, мессенджерда яки социаль челтәрләрдә чыгарырга мөмкин.
2024 ел башында шундый ук "Рәхмәт, мәктәп!" акциясе нәтиҗәләре буенча 95 500 дән артык открытка җибәрелгән.