Казан укытучылары “Ел укытучысы - 2024” һәм “Россия ел директоры” бөтенроссия конкурсларында Татарстан данын яклыйлар

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров бүген Саратовта старт алаган «Ел укытучысы - 2024» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак. Конкурс сынауларын бөтен Россиядән иң яхшы 90 укытучы узачак.

Беренче турда конкурсантлар "Дәрес" һәм "Педагогик интервью" үткәрәчәк, аларның нәтиҗәләре буенча 20 лауреатны билгелиләр. Икенче тур үз эченә өч конкурс сынавын ала: «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир». 5 октябрьдә, Халыкара укытучылар көнендә, конкурсның яңа җиңүчесе - 2024 елгы Россия укытучысының исемен игълан итәчәкләр.

Тагын бер абруйлы конкурс - "Россия ел директоры" бүген Калугада старт алды. Татарстан һәм Казан данын анда 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова яклый. Ул илнең 22 төбәгеннән 30 мәктәп җитәкчесе арасында йомгаклау этабына узды. Финалистлар 700 катнашучы арасыннан сайлап алынды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International