2024 елның 18-21 сентябрендә Бөек Новгородта 16 компетенция буенча югары технологияләр чемпионаты финалы узды. Анда Татарстан җыелма командасы катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составына 12 компетенция буенча 14 конкурсант (төп категориядә 9 катнашучы һәм 3 спортчы юниор зачетында, 2 катнашучы индустриаль зачетта) һәм 14 эксперт-остаз керде.
Югары технологияләр чемпионаты финалы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы вәкилләре 6 компетенциядә 3 алтын һәм 3 көмеш медаль яулады. "Акыллы йорт системалары" компетенциясе буенча алтын медаль яулаган Ле Туан Ту халыкара зачетта иң яхшы дип танылды. Моннан тыш, индустриаль зачетта республика җыелма командасы вәкилләре 2 компетенциядә 2 көмеш медаль алды.
Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы 2024 елның 25 ноябреннән 29 ноябренә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.