Иннополис мәктәбе укытучылары «Беренче укытучы» бөтенроссия конкурсы финалында катнаша

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Екатеринбургта «Беренче укытучы» бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабына старт бирелде. Анда илнең 21 төбәгеннән 31 башлангыч сыйныф укытучысы катнаша. Конкурста Татарстан Республикасын Иннополис мәктәбенең берьюлы ике башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Камалова һәм Лариса Катанаева тәкъдим итә.

Екатеринбургның 104 нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Ачык дәрес» бәйге сынавы узачак. «Ата-аналар дәресе» сынау кысаларында педагоглар ата-аналар өчен «Кечкенә ил гражданины: сүзләр, эшләр, гамәлләр» темасына агарту чаралары үткәрәчәкләр.

Ике конкурс биремнәре нәтиҗәләре буенча конкурсның 10 лауреаты билгеләнәчәк. 30 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә алар “Россия ел укытучысы”, “Россия ел тәрбиячесе”, “Россия ел директоры” бөтенроссия һөнәри конкурслары лауреатлары белән берлектә конкурс призерлары һәм җиңүчесе исеме өчен ярышларны дәвам итәчәк.

Дүрт ярыш педагоглары дав йомгаклау этабының икенче тур конкурс сынауларында катнашачак: «Мастер-класс», «Брифинг», «Блицтурнир». Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 октябрьдә, Халыкара укытучылар көнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International